Реклама
23 ноябрьдә, 10 сәгатьтә, район хакимиятенең утырышлар залында ТР Минзәлә муниципаль район Советы утырышы була.
Көн тәртибенә "Минзәлә муниципаль районының 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорына бюджеты турында" район Советы карары проекты турында; 2013-2016 елларга Минзәлә муниципаль районында хокук бозуларга каршы профилактика буенча комплекслы программа турында; 2012-2014 елларга ТР Минзәлә муниципаль районының коррупциягә каршы район комплекслы программасына үзгәрешләр кертү турындагы һәм башка төрле мәсьәләләр кертелгән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз