Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ремонт башланды

Искәртеп узабыз, быел республикабызда гомумбелем бирү учреждениеләрендә капремонт буенча зур күләмле программа старт алды. Программада алты төр эш башкару күздә тотыла: түбәләрне, санузел, инженерлык коммуникацияләрен, тышкы һәм эчке ишекләрне, тәрәзәләрне алыштыру. Өстәвенә, барлык эшләрне 15 августтан да соңга калмый төгәлләү максаты куела.

Быелгы капремонт про­граммасына кергән 40 елдан артык тарихы булган 2 нче, 3 нче урта мәктәпләрдә капремонт эшләре башланып китте. Ике мәктәптә дә капре­монт эшләрен подрядчы оешма - "Сфера" ҖЧҖ башкара.

"Безнең мәктәптә ремонт эшләре балалар кани­кулга чыкканчы ук, 3 атна элек башланды", - диде безгә 2 нче мәктәп ди­ректоры Алексей Басков. Капремонт мәктәпнең чит телләр, татар теле укыты­ла торган төп бинадан бе­раз читтәрәк урнашкан би­насында бара (элек анда башлангыч сыйныфлар укытыла иде): төзүчеләр профнастилдан түбә ябу белән мәшгуль.

"Хәзер каникул чоры, шуңа күрә төзүчеләр про­граммага кертелгән тыш­кы һәм эчке ишекләрне алыштыру кебек эшләрне башкара торсалар, без каршы килмәс идек", дип калды Алексей Алексан­дрович.

3 нче мәктәпнең спортзал түбәсе бик беткән булган, подрядчы оешманың 4 төзүчесе шунда кайнаша иде. Элек аның түбәсе ти­гез булган, яңасын сөзәк итеп эшләячәкләр. Баш­та төзүчеләр түбәнең ян-ягын кирпечтән кү-тәреп чыгалар, аннары өрлекләр урнаштырып түбәсен профнастилдан ябачаклар. Икенче бер төркем мәктәпнең берен­че катындагы бәдрәфен-дә эшли, стенаның яр­тылаш өлешенә плитә беркетәләр иде, калган яртылаш өлеше акка буя­лачак, диде алар. Башла­ган шушы эшләрне язгы каникулда тәмамларга исәплиләр. Ике мәктәп-тә дә инженерлык ком-муникацияләре, канали­зация системалары биг-рәк тә тузган, шуңа күрә тизрәк җәйге каникуллар җитүен түземсезләнеп көтәләр биредә. Капре­монт эшләренең нинди темпта һәм ничек баш­карылуы төзүчеләргә бәйле, әлбәттә, өченче мәктәп директоры Тәлгать Флүрович әйтмешли, иң мөһиме - сыйфатлы баш­карылсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X