Россия гражданины булдылар
БДБ илләреннән килгәннәргә 2015 елдан башлап патент кертелде.
(Минзәлә, Флүрә Мусина, "Минзәлә-информ") Галина Плотникова, Россия Эчке эшләр министрлыгының Минзәлә районы буенча бүлегенең миграция пункты начальнигы:
- Агымдагы елның 9 аенда чит ил гражданнарыннан 15е РФ гражданлыгын кабул итте. БДБ илләреннән килгәннәргә 2015 елдан башлап патент кертелде. Агымдагы елда 35 патент рәсмиләштерелде (АППГ-97).
Яшәү төрләре буенча Минзәлә районында 58 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат яши (узган елның шушы чорында әлеге күрсәткеч 83 булган): Украинадан һәм Үзбәкстаннан 15әр, Әрмәнстаннан –8, Әзербайҗаннан – 3, Казахстаннан – 7, Молдовадан –6, Тажикстаннан – 4. Вакытлыча яшәүгә рөхсәт буенча 32 чит ил гражданы яши (АППГ-40).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев