Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Садак бистәсе чүп үләненә күмелеп утыра

Шәһәребездә үз йортлары белән яшәүчеләрнең кайберләре һаман да шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә карата битараф яшиләр. Район башкарма комитетының административ комиссиясе уздырган рейд нәтиҗәсе шуны күрсәтте. Берничә сәгатькә сузылган рейд барышында рейд әгъзалары составында без Садак бистәсендәге Халыклар Дуслыгы, Октябрьская, Шәрәфетдинов, Х.Сәлимова урамнарында, апалы-сеңелле Есиннар тыкрыгында булдык. Административ комиссия бу көнне йорт...

Шәһәребездә үз йортлары белән яшәүчеләрнең кайберләре һаман да шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләренә карата битараф яшиләр. Район башкарма комитетының административ комиссиясе уздырган рейд нәтиҗәсе шуны күрсәтте.

Берничә сәгатькә сузылган рейд барышында рейд әгъзалары составында без Садак бистәсендәге Халыклар Дуслыгы, Октябрьская, Шәрәфетдинов, Х.Сәлимова урамнарында, апалы-сеңелле Есиннар тыкрыгында булдык.

Административ комиссия бу көнне йорт яны территорияләрен чүп-чардан җыештырып, чисталыкта тотмаган өчен, рөхсәтсез төзелеш материаллары өеп куйган өчен йорт хуҗаларына уннан артык искәртмә калдырды (алар район башкарма комитетына чакырылалар). Мондый кагыйдәләрне үтәмәгән өчен ТР КоАПнең 3.6 маддәсе буенча адмштраф түләү каралган, гражданнар өчен ул 2 меңнән алып 3,5 мең сумга кадәр.

Рейд хакында тулырак язманы "Минзәлә"-"Мензеля" газетасының алдагы саннарында укырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев