Саранча Минзәләгә дә килеп җитте
Татарстан районнарында күренә башлаган саранча безгә дә килеп җитте. 1500 гектар мәйданда: Мортыш Тамак басуында - 350, Матвеевка басуында - 1000 һәм Степановка басуында 150 гектар игеннәр саранчага каршы эшкәртелде. Саранчаны шәһәрдәге үз йортлары белән яшәүчеләр дә күргәли башлаган. Бу корткыч бөҗәк 1 кв.м мәйданда 10 данә күренә икән, мондый...
Татарстан районнарында күренә башлаган саранча безгә дә килеп җитте. 1500 гектар мәйданда: Мортыш Тамак басуында - 350, Матвеевка басуында - 1000 һәм Степановка басуында 150 гектар игеннәр саранчага каршы эшкәртелде. Саранчаны шәһәрдәге үз йортлары белән яшәүчеләр дә күргәли башлаган. Бу корткыч бөҗәк 1 кв.м мәйданда 10 данә күренә икән, мондый очракларда аны җиңү өчен түбәндәге химик препаратларның берсен кулланырга: Децис Поофи (10 литр суга 2,5 грамм алына), Парашют (30 грамм),Фьюри (5 грамм), Таран (5 грамм), Аккорд (15 грамм), Танрек (3 грамм) һ.б., ә химик эшкәртүне иртәнге яки кичке якта башкарырга кирәк дип киңәш итә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев