Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ә сез үз авылыгызның тарихын беләсезме? 

Яңа Мәлкән авыл клубы шушы җирлектәге авыллар тарихына багышланган "Моны һәркем белергә тиеш" дигән викторина уены (онлайн режимда) башлап җибәрде. 

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”) 
Заманабыз матур, халык матур яши, аның йорт-җире дә төзек, өстәлләре мул... Күңел тынычлыгы, бердәмлек тормышыбызны тагын да ямьләндерә. 
Борынгы бабаларыбыз да бердәм яшәгән, бер сынык икмәкне бүлешеп көн итсә дә, рухи байлык матди байлыктан өстенрәк булган ул заманнарда. Ничек кенә көн күрмәсен, җиренә җиткереп йоласын да үтәгән, бәйрәмен дә үткәргән. Иң мөһиме – туган авылын яраткан, туган җирен хөрмәт иткән. 
Яңа Мәлкән авыл клубы директоры Светлана Упаева викторина уены аша авылдашларының, якташларының шушы җирлектәге авылларның тарихын беләләрме дип сынап карарга булды. 
Светлана Упаева: 
–Беренче сорау болай иде: “Үзебезнең як авылларына (Яңа Мәлкән, Дусай Кичү, Сарсаз Тралы, Бикчәнтәй, Кеченарат) кайсы гасырда, ничәнче елларда нигез салынган? 
Викторинаның беренче соравына иң беренчеләрдән булып дөрес җавап бирүчеләр Альбина Галиева, Рәйсә һәм Марс Шигаповлар булды. Без аларны чын күңелдән котлыйбыз! Туган ягыбызның тарихын белүчеләр булуы - зур сөенеч! 
Ә сез үз авылыгызның тарихын беләсезме?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X