Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Сәламәтлек саклау министрлыгы автомобильчеләр өчен аптечканың яңа комплектациясен раслады

2021 елның 1 гыйнварыннан алып 2027 елның 1 гыйнварына кадәр автоаптечканы яңа комплектацияләү турындагы боерык үз көченә керә. Әлеге боерык эшли башлаганчы җитештерелгән аптечкаларны яраклылык срогы дәвамында, әмма, 31.12.2024 елдан да соңга калмыйча комплектларга мөмкин булачак,

(Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). Яңартылган автомобиль аптечкаларында хәзер медицина битлекләре, стериль салфеткалары булырга тиеш, ә стериль, кече үлчәмле бинтларга һәм бактерицид пластырьларга ихтыяҗ бүтән юк, алар кимендә дүрт 5 метрдан 10 сантиметрга яки 7метрдан 14 смга өч марль медицина бинтлары белән  алмаштырылырга тиеш.

Яңартылган аптечкага бер тапкыр кулланыла торган медицина стериль булмаган битлек, перчаткалар, ясалма сулышны үткәрү җайланмалары, кан агуны туктату өчен жгутлар керергә тиеш. Моннан тыш, комплектта медицина марль стериль салфеткалары, качы, рулонлы лейкопластырь, футляр һәм беренче ярдәм күрсәтү буенча инструкция булырга тиеш.

Машина йөртүчеләр әлеге барлык медицина инвентаренең яраклылык вакытын күзәтеп торырга һәм кирәк булган очракта алыштырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев