Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Снюс дигән афәт Минзәләгә дә яныймы?

Әле берникадәр вакыт элек кенә бу сүзне гел ишетмәгән булсак та, шушы арада “снюс” хакында килеп чыккан шау-шу беркемне дә урап узмагандыр.

Күптән түгел генә Минзәләнең 3 урта мәктәбендә уздырылган хокук бозуларны профилактикалау буенча комиссиянең һәм районның террорчылыкка каршы комиссиясенең уртак утырышында әлеге снюс (чәйни торган табакның бер төре) проблемасы күтәрелде. Кануннар буенча, ул сатуга тыелган матдәләр исемлегенә кертелмәсә дә, утырышта районыбыз территориясендә аны сату, тарату һәм куллануны мөмкин кадәр чикләргә (әлбәттә, гамәлдәге кануннарга нигезләнеп) кирәклеге искәртелде.

Нәрсәсе белән куркыныч соң ул – снюс? Алда әйткәнебезчә, ул – чәйни торган табакның бер төре. Һәм аның бер дозасындагы никотин  3 пачка (!) тәмәкененә тигез (якынча 50 мг ). Белгечләр  әйтүенчә, кешене үлемгә китерә торган доза – 1 кг гәүдә авырыгына 1 мг никотин. Ягъни бер доза снюс 1 баланы (кызганыч, ул күбесенчә нәкъ балалар арасында тарала; соңгы вакытта снюсның мармелад, конфет формасында ясалып чыкканлыгы хакында хәбәрләр дә күренгәли) үтерергә дә мөмкин. Җыелыш вакытында районыбыз башлыгы Айдар Салахов “спайсны ничек җиңдек, снюс дигән афәттән дә шулай котылырга тиешбез”, дип искәртте.

Кызганыч, шәһәребез кибетләрендә дә снюсны ачык сатуда табып була, дигән хәбәрләр дә килеп иреште. Шул ук вакытта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Татарстан җитәкчелегенең снюсны сатуны тыярга дигән инициативаны хуплавын белдерде. Шул очракта илебездә, республикабызда һәм районыбызда да снюс сатылудан туктар, дип ышанып калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев