Татарстан Флагы турында беләбезме?
Бүген Татарстан Респубуликасының Дәүләт Флагы көне, ләбаса. Ә сез Дәүләт Флагы турында нәрсәләр беләсез? Дәүләт Флагының төсләре нәрсәне аңлата? Минзәләлеләрдән без шушы хакта сораштыру үткәрдек.
Рәмзил Бәдриев, “Юбилейный” спорт мәктәбе директоры:
–Дәүләт Флагындагы яшел төс – ислам төсе , ак төс – чисталык төсе, ә кызыл төсе – илебезнен тынычлыгы өчен көрәшеп сугыш кырларында үлеп калган милләттәшләребезне искә алу символын белдерә. Хәзерге флаг матур, әмма, минемчә, ул тулысынча безнең бай тарихыбызны чагылдырып бетерми дип уйлыйм.
Надежда Ботова, ТР гадәттәш тыш хәлләр министрлыгының гражданлык оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне реализацияләү бүлегенең (Минзәлә районы буенча) әйдәп баручы консультанты:
–Татарстан Дәүләт флагының яшел төсе –язгы яшеллекне, яңарышны аңлата, ак төс – пакълекне, кызыл төсе камиллекне, энергияне, көч-куәтне, тормышны белдерә.
Нурсинә Гайнетдинова, “Юность” спорт мәктәбенең фигуралы шуу буенча инструктор-методисты:
–Республикабыз Дәүләт Флагының яшел, ак һәм кызыл төсләре, минемчә, безнең урманнарыбыз, чисталык, байлык, муллык символын аңлата.
Гөлназ Талипова, педагогия көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Татарстан Флагы турында Фәнис Яруллиннан да шәбрәк әйтеп булмас инде ул (күптән түгел республика олимпиадасының ачылу өлешенә алган идек шушы шигырьне):
“Өч төс балкый безнен бу байракта:
Ак төс – безнен намус төзебез.
Яшел төсе – безнен яшәү төсе,
Кызылында чагыла көчебез”.
Безнең өстәмә
Татарстан Республикасының Дәүләт флагы Татарстан Совет Социалистик Республикасы Югары Советы тарафыннан 1991 елнын 29 ноябрендә кабул ителде. Татарстан Республикасы Конституциясендә «Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан гыйбарәт. Ак буй флаг киңлегенең 1/15 өлешен тәшкил итә һәм тигез киңлектәге яшел һәм кызыл төстәге буйлар уртасында урнашкан. Яшел буй - өстә» дип язылган. Флагның киңлеге озынлыгына карата 1:2 нисбәтендә.
Татарстан Республикасы Дәүләт флагындагы яшел төс язның яшеллеген, яңарышны; ак – пакълек; кызыл – энергия, көч, тормышның дәвам итүе, бәйрәм төсен аңлата. Бергәлектә бу төсләр Татарстанны якты ниятле, яңарыштагы республика итеп гәүдәләндерәләр. Татарстан Республикасы Дәүләт флагының авторы – рәссам Тавил Хаҗиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев