Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп халык язучысы Ркаил Зәйдулла сайланды

Татарстан Язучылар берлегенең резолюциясе кабул ителде.

Халык язучысы Ркаил Зәйдулла Татарстан Язучылар берлеге рәисе итеп сайланды. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

Ркаил Зәйдулла кандидатурасы өчен 122 язучы тавыш биргән. Рәмис Аймәт өчен 74 язучы тавыш биргән. Сайлау яшерен тавыш бирү юлы белән узды.

Бәхәсле булу сәбәпле, съездга онлайн кушылучыларның тавышлары саналмады.

Ркаил Зәйдулла — шагыйрь, язучы, драматург, публицист, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 59 яшь.  

Ркаил Зәйдулла Минзәлә театры белән дә хезмәттәшлек итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев