Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Татарстанда гошер сәдакасы җыю кампаниясе башланды. Нәзарәт аның тәртипләрен аңлатты

Татарстанда традицион рәвештә гошер сәдакасын җыю һәм халыкның мохтаҗ катламнарын азык-төлек белән тәэмин итү кампаниясе старт алды.

(Минзәлә, "Минзәлә-информ") Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте 2020 елның 26 сентябрен Татарстанда Гошер көне дип игълан итте. Бу уңайдан бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә (15-нче сентябрьдә), «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат очрашуы узды. Ел саен үткәрелә торган традицион акция хакында журналистларның сорауларына ТР мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, казый, Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равил хәзрәт Зөфәров һәм ТР МДН социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова җавап бирде.
Әлеге чара  күзләрен мәңгегә йомган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваны искә алудан башланып китте. Равил хәзрәт кереш чыгышында мәрхүмәнең Аллаһының рәхмәтендә булуын теләде.
Аннары сүз агымдагы айның соңгы шимбәсенә – 26 сентябрьгә билгеләнгән Гошер көнен үткәрү, шул уңайдан оештырылучы чаралар, сәдаканы җыю һәм мохтаҗларга өләшү тәртипләре хакында барды. Гошер көне Татарстанда үзәкләштерелгән рәвештә 2017 елдан бирле үткәрелә. Катнашучылар әлеге кампаниянең елдан-ел үсештә булуын ассызыклап үттеләр: 2017 елда – 160 тонна, 2018 елда – 600 тонна, 2019 елда – 1109,5 тонна гошер сәдакалары җыеп таратылды.  
Иң беренче чиратта Равил хәзрәт Зөфәров гошернең мәгънәсен аңлатып китте. Гошер ул – сәдаканың махсус төре, ул мөселман кешесенең үстергән уңышын җыеп алганнан соң аның уннан берен мохтаҗларга бирүдән гыйбарәт. Гошер сәдакасының мәҗбүри булуы хакында “Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсенең 267-нче аятендә әйтелә: “И, иман китерүчеләр! (Кәсеп итеп) Тапканнарыгызның иң яхшыларын (хәләлләрен) һәм Безнең сезнең өчен җирдән чыгарган нәрсәләребездән (садака итеп) сарыф итегез...” Гошер сәдакасының мәҗбүри булуының асыл мәгънәсе – теләсә кайсы уңыш нигезендә Аллаһының рәхмәте ятуда, чөнки әлеге нигъмәтләр табигать шартларының уңай килүе нәтиҗәсендә өлгерә. Аллаһының рәхмәтенә ирешү һәм киләсе уңышка нигез салу өчен, Раббыбызның әмеренә буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә уңышның гошерен (уннан берен) бирергә кирәк. Хәзрәт шулай ук гошерне зәкятнең бер өлеше булып торуын ассызыклады. “Диннең биш нигезенең берсе – зәкят. Диния нәзарәте әлеге юнәлешкә бик зур дикъкать белән карый. Быел, Аллаһыга шөкер, табигать шартлары бик уңай килде. Хәзер шөкер итү вакыты – бакчаларыбызда җитешкән уңышның уннан берен мохтаҗларга таратыр чак җитте. Барлык мәчетләребез, мәдрәсәләр гошерне кабул итеп алырга һәм таратырга әзер. Бу эшкә беренчеләрдән булып Балтач, Балык бистәсе, Чистай, Кукмара, Бөгелмә районнары кереште дә инде”, – дип ассызыклады Равил хәзрәт. Һәр елдагыча, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр кабул ителә: бәрәңге, кәбестә, аш чөгендере, кишер, кабак, суган, алма, слива, шулай ук кыш өчен кайнаткан һәм тозлаган әйберләр. Аннары азык-төлек җыелмаларын аз керемле, мохтаҗ кешеләргә тапшыру оештырылачак.
Сүзне дәвам итеп, ТР МДН социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимирова Казанда гошерне Нәзарәт карамагындагы “Зәкят” хәйрия фонды кабул итүен һәм таратуын әйтте. Фондта меңнән артык мохтаҗ гаилә исәптә тора, аларның барысына да - күпбалалы, тулы булмаган, азкеремле, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр – гошер тапшырылачак. Әлеге исемлектә булмаган, ләкин гошер рәвешендәге азык-төлекләтә ярдәмне алырга теләүчеләр Пенсия фондыннан керемнәр турындагы белешмә алып, +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып фондка мөрәҗәгать итә ала. Гошер алып килергә теләүчеләр шушы ук номерга шалтыратып сорауларын бирә ала. Гомумән, гошер мохтаҗларның милләтенә һәм диненә карамыйча, аларның үзләроенә, шулай ук хәйрия оешмаларына, социаль учреждениеләргә (район картлар йортлары, балалар йортлары, балалар хосписы), мөселман уку йортларына (мәдрәсәләргә, мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына, Коръән-хафизлар әзерләү үзәгенә һ.б.) тапшырылачак.

Минзәлә районы имам-мөхтәсибе Рәмзил хәзрәт Садыйков хәбәр иткәнчә, теләге булган һәркем гошер садакасын шәһәр мәчетенә алып килә ала. Авыл мәхәлләләрендә гошер бирергә теләүчеләргә авыл имамнары белән элемтәгә керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X