Минзәлә
  • Рус Тат
  • Татарстанга аномаль суыклар килә

    Татарстан Республикасында -24 градуска кадәр суыклар килә һәм бозлавык көтелә.

    (Минзәлә, «Минзәлә-информ», Чулпан Шафикова). ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр иткәнчә, якын арада республикада -24 градуска кадәр салкыннар һәм юлларда бозлавык көтелә.

    Синоптиклар фаразына караганда, республикада явым-төшемсез алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә кышкы салкын булачак: - 12.. - 17 градус, аязган вакытта - 24 градуска кадәр. Көндез 5-10 градус салкын булыр дип көтелә. Юлларда бозлавык саклана.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: