Тел галимнәре Минзәлә театрының "Щелкунчик" сүзен тәрҗемә итмәве белән килешә
Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча.
(Казан, 30 сентябрь, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Телче татар галимнәре Минзәлә театрында рус телендәге исем белән спектакль чыгуга уңай карый. “Татар-информ” хәбәрчесе соравы буенча Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре татар театрының “Щелкунчик” исемендә спектакль чыгаруына үз мөнәсәбәтен шәрехләде.
“Әдәби әсәрләрнең исемнәре кагыйдә буларак бер телдән икенче телгә күчерелгәндә тәрҗемә ителәләр. “Война и мир” – “Сугыш һәм солых”, “Преступление и наказание” – “Җинаять һәм җәза”, “Тихий Дон” – “Тын Дон” һәм башкалар”, дип санап үтте Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гыйльми сәркатибе Алсу Шәрипова.
Галимнәр шул ук вакытта әсәрнең исемендә төп геройның исеме чагылыш табып, ул ялгызлык исеме булганда тәрҗемә ителмәвен искәртәләр. “Мәсәлән, “Алтын ачкыч яки Буратино маҗаралары” – “Золотой ключик или приключения Буратино”. “Буратино” итальян телендә “агач курчак” булса да, тәрҗемә ителмәгән”, - ди Алсу Шәрипова.
Әмма галимнәр хәбәрендә әлеге кагыйдәдән искәрмәләр дә булу мөмкинлеге дә әйтелә. “Мәсәлән, алман теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән “Щелкунчик и мышиный король” әсәрендә “Щелкунчик” атамасы ялгызлык исем булса да, немец теленнән рус теленә тәрҗемә ителгән”, - диелә хәбәрдә.
“Рус теле йогынтысы нәтиҗәсендә бу атама татар теленә дә шул формада кереп киткән, ныгыган. Татар укучысы әдәби геройны бары тик шушы исем астында таный һәм кабул итә. Безнең фикер шундый”, - дип галимнәр сүзен җиткерә институтның гыйльми сәркатибе.
- Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча. «Татар-информ» хәбәрчесе соравы буенча, татар шәхесләре татар театрында рус телендәге исем белән спектакль уйнауга карашларын белдерделәр. Язучылар татарча яңгырашлы исем табылса яхшырак булуын әйттеләр.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/30/194508/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев