Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Телне комиссия саклаячак

Күптән түгел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татар телен саклау һәм үстерү буенча комиссия төзү турында указга кул куйды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

Төрле белгечләр – мәгариф, мәдәни юнәлеш, медиаструктура һәм галимнәр дөньясы вәкилләрен( барлыгы 35 кеше) берләштергән комиссиянең җитәкчесе итеп республиканың Дәүләт      Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов билгеләнде.

Әлеге уңайдан районыбызда мәгариф һәм мәдәният вәкилләре арасында: “Татар телен саклау буенча комиссия төзелүгә ничек карыйсыз? Гомумән, әлеге комиссия кирәкме? Сезнеңчә, әлеге комиссиянең эшчәнлеге нәрсәдән гыйбарәт булырга тиеш?”, дигән сораштыру үткәрдек.

Нәсимә Шаһиева, милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча район мәгариф бүлеге методисты:

- Комиссия төзелүгә уңай карыйм. Җитәкчесенең Марат Әхмәтов булу да ошый. Аның чыгышларын министр булган вакытта ук сокланып тыңлый идем. Ике телдә дә бик яхшы сөйләшә. Татарчасы камил, әдәби, чиста. Куелган бурычларны үти алсалар бик әйбәт булыр иде. Бик ышанысы килә комиссиянең нәтиҗәле эшләвенә. Районнардан отчет сорауга гына кайтып калмасын иде.

Зөләйха Гыйләҗева, Яңа Мәлкән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе:

- Әйе, телебез ул милли байлыгыбыз. Мин әлеге комиссиянең эшчәнлеге белән таныш, масса күләм чаралар аша. Аның эшчәнлегенең төп максаты - телебезнең кулланыш даирәсен арттырудан гыйбарәт. Мин моның белән килешәм. Үз телебездә сөйләшсәк, үз телебездә укысак, күбрәк чаралар үткәрсәк, телебез югалмас, сакланыр дип уйлыйм. Бүгенге көндә шунысы аяныч, үзебез авылда яшибез, татар авылында, мәктәп татар мәктәбе, ә укучылар ни өчендер вата җимерә русча сөйләшеп аралаша. Урамда да авыл баласы да, кайткан оныклар да русча сөйләшә. Нәрсәдән бу? Телне яратмаучы, хөрмәт итмәүме? Мондый югары дәрәҗәдә телгә игътибар артса, бәлки халык арасында да татарча сөйләшергә ихтыяҗ артыр?!... Югары уку йортларына имтиханнар русча булгач, бала күп фәннәре русча укый, русча ятлый, шулай әкренләп, русчага күчә. Әйе, рус теле дә, чит телләр дә кирәк аралашу өчен, заманасы шундый. Кешенең үзенең милли үзаңны үстерү кирәктер. Нинди генә телләрне өйрәнсә дә, аның өчен иң мөһиме татар теле үз телең икәнен аңлау кирәк.

Гөлназ Талипова, Минзәлә педагогик көллиятенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

- Татар телен үстерү һәм саклау өчен булдырылган һәм үткәрелгән кампанияләргә мин, әлбәттә, уңай карашта. Әмма күңелдә шик юк түгел: моңа кадәрге әллә купме шактый өметле тоелган проектлар әллә ни зур нәтиҗәләр китермәде.Комиссия юридик яктан, ким дигәндә, татар мәктәпләрен, татар теле укытучыларын якларлык эш эшли алса (мисал өчен, -"Татарстан Республикасында барлык оешмаларда татар телендә документ тутыруга (мәсәлән, мәгариф өлкәсендә журнал, программа, КТП тутыру буенча)кагылышлы) яхшы булыр. Гадәттәгечә, "тел өйрәнү гаиләдән башлана", "милли рухны күтәрү кирәк" кебек тапталган фразаларны кабатлап, бөтен эш татар теле укытучылары җилкәсенә генә йөкләнеп калмасын иде инде.

Безнең өстәмә

Комиссия алдында нинди бурычлар куелган?

Татар телен саклау һәм үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен билгеләү һәм аларны хәл итү юлларын эшләү;

Телне үстерүгә юнәлтелгән эшчәнлеккә, иҗади башлангычларга, яшьләрдә кызыксыну тудырачак уникаль продуктларны татар телендә булдыруга булышлык итү. Сөйләм культурасын һәм татар әдәби телен үстерү;

Татар телен профессиональ дәрәҗәдә куллану белән бәйле эшчәнлек алып баручы тәрҗемәчеләр, укытучылар, мәдәният эшлеклеләре, фәнни кадрлар, белгечләр әзерләү;

Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүгә бәйле проектларга грантлар бирү.  

 

Лилия Галиева, гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы:

  • Татар телен саклау һәрвакыт борчыган мәсьәләләрнең берсе булып килде. Әлеге комиссияга карата күп өметләр баглыйбыз. Әлбәттә татар телен үстерү, аны саклап калу ул комиссиянең генә эше түгел, ул бөтен халыкның эше. Хәзерге балалар интернет челтәрендә күп утыралар, телевизор карыйлар. Димәк, шушы өлкәне көчәйтергә, аралашу мөһитен арттырырга, татар теленә карата ихтыяҗ тудырырга. Бердәм булып эшләгәндә генә нәтиҗә булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев