Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Терлек азыгы хәзерләүдә чулманлылар өлеше

"Сөт иле Чулман" филиалында күпьеллык үләнне Полесье комбайнына КПР-9 агрегаты тагып Әсхат Әхмәтов чапкан. Рәфкат Рәхимов МТЗ- 82,6 тракторында печән әйләндергеч белән әйләндергән. МТЗ-82,6 тракторында Рәҗәп Галиев, МТЗ_1221 тракторы белән пресс тагып Фәнис Бәдретдинов печәнне төргәкләргә төрүдә хезмәт куйган. Төрелгән печәнне МТЗ-1221 тракторына озын арба тагып Фәнис Галимов, Фәнис Харисов...

"Сөт иле Чулман" филиалында күпьеллык үләнне Полесье комбайнына КПР-9 агрегаты тагып Әсхат Әхмәтов чапкан.

Рәфкат Рәхимов МТЗ- 82,6 тракторында печән әйләндергеч белән әйләндергән. МТЗ-82,6 тракторында Рәҗәп Галиев, МТЗ_1221 тракторы белән пресс тагып Фәнис Бәдретдинов печәнне төргәкләргә төрүдә хезмәт куйган. Төрелгән печәнне МТЗ-1221 тракторына озын арба тагып Фәнис Галимов, Фәнис Харисов ташып торган. Печән төяүдә үзенең шәхси тракторы белән Мансур Галиев, кайткан печәнне эскертләргә өеп торуда Мисхәт Әхмәтов зур тырышлык куйган. Алар көче белән барлыгы 408 гектар мәйдандагы күпьеллык үлән басулары җыеп алынды, барлыгы 5 шәр центнерлы 700 дән артык төргәк печән Гөлек фермасы янына кайтарып өеп куелды. Бу уңганнар хуҗалыктагы күпьеллык үләннәрдән печән хәзерләүне төгәлләгәч, утрауларга печән хәзерләргә чыгалар,-ди филиалның Вахитов хуҗалыгы башкарма директоры Ринас Хаматдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев