Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Тәкермән мәктәп укучылары Казанга шигырь бәйрәменә бардылар

26 нчы апрель көнне Югары Тәкермән мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Айнур Кәшбиев Опера һәм балет театры янындагы Г.Тукай һәйкәле янында үткән Шигырь бәйрәмендә катнашу өчен Казан шәһәренә барды.Ул бу сәфәргә республика күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсында өченче урынны алган өчен лаек булды. Айнур белән Урыс мәктәбеннән Диләрә Сәхәбетдинова да шундый...

26 нчы апрель көнне Югары Тәкермән мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы Айнур Кәшбиев Опера һәм балет театры янындагы Г.Тукай һәйкәле янында үткән Шигырь бәйрәмендә катнашу өчен Казан шәһәренә барды.Ул бу сәфәргә республика күләмендә үткәрелгән шигырь конкурсында өченче урынны алган өчен лаек булды. Айнур белән Урыс мәктәбеннән Диләрә Сәхәбетдинова да шундый ук уңышлары өчен барды. Аларга Казан шәһәре һәм анда оештырылган чара бик ошады. Башта аларга үзләре язган шигырьләрен сөйләтттеләр.Аннан соң Айнур да, Диләрә дә язучылар, танылган җырчылар белән фотога төштеләр. Балаларга Казан шәһәре бик ошады. Алар диплом белән, "Сәләт" лагерена юллама һәм фотоаппарат белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев