Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Умники и умницы”да түбәтәйле Актаныш районы егете катнашты

Татарлар "Беренче канал"ны яулап алды! "Голос дети" проектында татар телендәге чыгышы белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова телевизор караучыларның күңелләрен әсир итсә, "Умники и умницы" тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны "Иншаллаһ" дип әйтергә мәҗбүр итте. Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм...

Татарлар "Беренче канал"ны яулап алды! "Голос дети" проектында татар телендәге чыгышы белән Сәйдә Мөхәммәтҗанова телевизор караучыларның күңелләрен әсир итсә, "Умники и умницы" тапшыруында тагын бер татар егете Юрий Вяземскийны "Иншаллаһ" дип әйтергә мәҗбүр итте.

Актаныш районы Иске Теләкәй авылы егете Айдар Шәйхин тапшыру барышында үзен шактый яхшы дәрәҗәдә белемле һәм лаеклы икәнен дәлилләде. Егетебез Татарстанның Премьер-министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның укучысы да икән әле: Айдар заманында аннан лидерлык дәресләрен алган.
Шунысын ассызыклап үтәргә кирәк: мондый дәрәҗәле тапшыруда катнашу бәхете һәркемгә дә тәтеми. 2014 елда Татарстанда, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә дә, әлеге бәйгенең сайлап алу турлары узган. Шунда җиңгән укучыларга сентябрь башында чирекфиналда булачак темалар игълан ителгән. Тик ул теманың кайсы аспекты биреләсе бөтенләй билгеле булмый. Өч ай дәвамында әзерләнеп, декабрь башында тапшыруның чирекфиналында катнашырга барган Айдар.
- Тапшыруның төбәк турларында бары тик 10 сыйныфта укучылар гына катнаша ала. Ә яңа уку елы башында алар 11 сыйныфка күчкән булып чыга. Минем белән дә нәкъ шулай килеп чыкты, - дип аңлатты безгә Айдар.
Татарстанда узган сайлап алу турлары ике өлештән торган. Беренче өлештә тестлар һәм оста сөйләм конкурсы булса, икенче өлештә инде катлаулырак биремнәр үтәргә туры килгән. Җитмәсә, анда тапшыруның алып баручысы Юрий Вяземский хәтта үзе дә килгән. Айдар сайлап алу турларында сорауларга чикләвек ваткан кебек тиз генә җавап биргән. Бәхеткә, сораулар да Татарстан тарихы буенча 19 гасырга караган ә егетебезнең яраткан предметы - тарих.
- Бу уенда катнашу минем өчен тәҗрибә булды, - дип сөйләде Intertat.ru хәбәрчесенә Айдар. - Үз яшьтәшләрем белән очрашу, алар белән ярышу мине белем ягыннан нык баетты.
Шунысын әйтергә кирәк: "Умники и умницы"да җиңүчеләр МГИМОга керү хокукына ия була. Тапшыруның киләсе турына үтмәсә дә, Айдар борчылмаган. Ник дигәндә, киләчәккә "билеты" егетнең күптәннән кесәсендә икән бит инде. Эш шунда ки, Айдар узган ел Бөтенроссия тарих олимпиадасының йомгаклау этабында призлы урын яулаган. Ә ул диплом, үз чиратында, Россиянең теләсә кайсы югары уку йортына керергә мөмкинлек бирә.
Актаныш егете катнашкан уен тимер юл темасына багышлана. "Миңа әлеге тема бөтенләй дә якын түгел. Бәлки җиңелүемнең сәбәбе дә шуның белән бәйледер. Үзеңә якын тема булмагач, аны бит өйрәнгәндә дә бик яратып өйрәнмисең", - дип елмая егет.
"Умники и умницы"га баргач, бер көндә дүрт тапшыру төшергәннәр. Шул тапшыруларның темасы уртак була икән. Айдар "теоретик" буларак катнашкан көнне тапшырулар әкиятләр, Алтын Урда темаларына багышлана. Алтын Урда темасына багышланган тапшыруда орден һәм медаль алып, "келәмгә" (дорожка) чыгу мөмкинлеге бирелә. Егет курыкмыйча, кызыл юлны сайлый, гәрчә әле яшел юлны сайлау мөмкинлеге булса да.
- Бәлки кызыл юлны сайлау минем тарафтан хата да булгандыр. Без катнашкан уенда яшел юлда катнашучыга җиңел сораулар туры килде. Яшь кеше булгач, рискка да барасы килә бит, - дип аңалатты егет.
"Умники и умницы" тапшыруының алып баручысы Юрий Вяземский Татарстан укучыларының яхшы әзерлекле булуын тапшыруда да ассызыклап әйтте. Айдар да аның белән килешә. Егет фикеренчә, Татарстанда укучылар яхшы әзерлектән тыш, республика тарафыннан да ярдәмне тоя. Егет үзе Актанышның сәләтле балалар өчен ачылган мәктәбендә укый.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: башка катнашучылардан аермалы буларак, Айдар уенга түбәтәй киеп чыккан иде. Егет инде 9 яшьтән бирле түбәтәй киеп йөри икән.
- Юрий Павловичка да түбәтәй белән килүем ошады. Ул бит шоу әзерли. Шуңа тапшыруга ниндидер үзенчәлек кертү хуплана гына. Җитмәсә, минем бер җавабымнан соң алып баручы "Иншаллаһ" дип әйтте. Юрий Павлович - православ динендәге кеше. Аның мөселман кешесе өчен кадерле булган сүзне әйтүе җаныма әйтеп бетермәслек рәхәтлек бирде, - дип өсти егет.
Тапшыруны карау белән анда катнашу шактый аерыла икән. Ник дигәндә, оештыручылар катнашучыларга "алкышлар", "тынлык" дигән команда биреп тора икән. Уенга техник җайланмаларны алып керү бөтенләй дә мөмкин түгел, ди. Уен бик гадел бара. Жюрида утыручы кешеләр дә шактый кырыс икән. Ә Юрий Павлович, киресенчә, булышырга тырыша, ди. Тапшыруда бер катнашучы хәтта аңын да югалткан. Ул вакытта жюрида утыручы бер балерина шул кызга ярдәмгә килгән икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X