Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

"Умырзая" реабилитация үзәгендә Әниләр көне

“Дөньяда иң кадерле...” дигән исем астында “Умырзая” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә Әниләр көне уңаеннан кичә үтте.

Бала тормышында әни иң мөһим кеше, аның мәхәббәте кыенлыкларны җиңеп, киләчәккә зур өметләр белән яшәргә мөмкинлек бирә. Бу сүзләрнең тирәнлеген бигрәк тә моны мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның ата-аналары аңлый.  Әлеге чараның төп максаты  - балалар күңелендә әниләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисләрен уяту иде. Чарада үзәктә тернәкләнүче һәр бала да актив катнашты. Алар үз хисләрен җырлар һәм биюләр аша, шигырь юлларын багышлап белдерделәр.  Балалар һәм өлкәннәр катнашында уеннар да, әниләрнең   дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән иде. Бу чарада  мәртәбәле “әни” исемен йөрткән  һәр кешегә дә безнең балалар якты матур теләкләр юллады, күтәренке кәеф бүләк итте.

Бәйрәмдә 35 бала  һәм 10 әни кеше катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев