Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Минзәлә районында печәнгә төштеләр

"Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгында кукуруз чәчүне тәмамлап, икенче көнне үк печәнгә төштеләр. -Сыер башына бер тонна, бозауларга 500 килограмм печән әзерләү бурычы куйдык, - ди Мәлкән хуҗалыгы җитәкчесе Илфар Халиков. Язгы чәчүдә зур фидакарьлек күрсәткән алдынгы механизаторлар "Полесье комбайнында эшләүче Илдар Яковлев, Альфред Апанаев, МТЗ-82 тракторында ГВК-6 белән тезмәләр җыючы...

"Вамин-Минзәлә" агрофирмасының Мәлкән хуҗалыгында кукуруз чәчүне тәмамлап, икенче көнне үк печәнгә төштеләр.

-Сыер башына бер тонна, бозауларга 500 килограмм печән әзерләү бурычы куйдык, - ди Мәлкән хуҗалыгы җитәкчесе Илфар Халиков.

Язгы чәчүдә зур фидакарьлек күрсәткән алдынгы механизаторлар "Полесье комбайнында эшләүче Илдар Яковлев, Альфред Апанаев, МТЗ-82 тракторында ГВК-6 белән тезмәләр җыючы Флүр Кабиров, МТЗ-1221 тракторында ПРВ-1,6 прессы тагып эшләүче Фикус Смирнов, Михаил Кантонов,Игорь Гурьев, Алмаз Латыйпов рулоннарга төрәләр. Шулай ук МТЗ-80 тракторында КУН-10 белән Роберт Исхаков трактор арбаларына төяп тора. Ә төялгән рулоннарны МТЗ-1221 тракторы белән Маркель Тарасов, Вадим Кириллов, Айрат Шагалиев комплекс яныны ташыйлар, кайткан печәнне МТЗ-82 тракторында КУН-10 белән Таһир Нуриев Эскерткә өеп куя. Печән хәзерләүдә үзләренең шәхси тракторлары белән Фердинанд Әхметшин Илназ Исламов, Александр Смирнов,Ринас Сагъдиев, Эдуард Смирнов һәм башкалар булыша. Хуҗалыкта дәртләнеп эшләү өчен шартлар тудырылган, хезмәт хакы исәбенә үгез һәм катнаш азык бирәләр, шулай ук мал тоткач аның печәне дә кирәк, анда печән хәзерләү турында проблема юк, кемнең күпме малы бар, исәпкә алалар да капка төбенә кайтарып аударачаклар икән. Печән хәзерләүчеләргә ике тапкыр ашауту оештырылган.

Ике-өч көндә барлыгы 50 гектардан артык козлятник үләне чабылган. Хуҗалыкта костер-80, козлятник-75, люцерна үләне 60 сантиметр үскән. Печәнне көндез чабалар, иртән һәм кичкырын җыеп, төргәкләргә урыйлар һәм ташыйлар.

Печән җыю техникасы язгы чәчхгә үк әзер иде, бу эштә Дамир Нуриев җитәкчелегендәге слесарьлар:Илһам Нуриев,Олег Сизов, Эретеп ябыштыручы Марсель Назаров яхшы эшләгәннәр, алар хәзер дә басуда техника ватыла-нитә калса, алар аны шунда ук ремонтлыйлар. Хуҗалык эшчәннәре ел саен печәнгә май азагында төшәләр. Быел хуҗалыкта барлыгы 390 гектар күпеллык үләннәрне чабып аласы бар, тырыш механизаторлар белән аны сабантуйга төгәләү бурычы куелган. Шуңа да хуҗалык эшчәнлеген фәкать үз көчләре белән алып барырга күнеккән мәлкәнлеләр ахыргы нәтиҗә өчен бөтен тырышлыгын салып эшлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев