Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ветераннарның хыялларын тормышка ашыруда һәркем ярдәм итә ала

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Ветеран хыялы" Бөтенроссия социаль проекты старт алды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов "Минзәлә-информ"”)

Проектның асылы әлеге проект аша сугыш ветераннарының теләкләрен тормышка ашыруда ярдәм итү һәм моны һәркем эшли ала.

Проектта катнашу өчен мечтаветерана.рф инициативалар сайтында берәр ветеранның әлегә чынга ашмаган хыялы турында мәгълүматны урнаштырырга кирәк. Аннары теләге булган һәркем бу сайтта басылып чыккан теләсә кайсы хыялның тормышка ашуына ярдәм итә ала. Моның өчен «ветеранның хыялын тормышка ашыру» төймәсенә басарга кирәк, шуннан соң оештыручылар белән алга таба хезмәттәшлек итү максатыннан элемтә формасы барлыкка киләчәк. Ветераннар хыялларын тормышка ашыруда бөтен ил ярдәм итәчәк!

сан

Район социаль яклау бүлеге мәгълүматларына караганда, агымдагы елның 11 ноябренә Минзәлә районында 2 сугыш инвалиды, бүгенге көндә инвалид 7 Бөек Ватан сугышы ветераны, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә кадәр ким дигәндә 6 ай хезмәт иткән һәм бүгенге көндә инвалид булган 6 хәрби, , 266 тыл хезмәтчәне, 21 ветеран тол хатыны исәпләнә. 61 граждан бер үк вакытта тыл хезмәтчәннәре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары категориясенә керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев