Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Ялгышыңны прокуратура төзәтер

Минзәлә район прокуратурасы "Конаш" ҖЧҖ эшчәнлегендә хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозылуын ачыклады, директорын адмҗаваплылыкка тартты. Тикшерү барышында "Конаш" ҖЧҖдә хезмәт шартлары буенча 8 эшче урынга аттестация үткәрелмәве ачыклана, бу РФ Хезмәт кодексының 212 нче маддәсен бозу булып санала. Шул сәбәпле "Конаш" ҖЧҖ директорына карата күрсәтмә чыгарылды, хәзерге вакытта кимчелекләр төзәтелде,...

Минзәлә район прокуратурасы "Конаш" ҖЧҖ эшчәнлегендә хезмәтне саклау өлкәсендә закон бозылуын ачыклады, директорын адмҗаваплылыкка тартты.

Тикшерү барышында "Конаш" ҖЧҖдә хезмәт шартлары буенча 8 эшче урынга аттестация үткәрелмәве ачыклана, бу РФ Хезмәт кодексының 212 нче маддәсен бозу булып санала. Шул сәбәпле "Конаш" ҖЧҖ директорына карата күрсәтмә чыгарылды, хәзерге вакытта кимчелекләр төзәтелде, хезмәтне саклау буенча инспектор А.Хәлиуллин кисәтү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Моннан тыш "Конаш" ҖЧҖ директоры Николай Коростинга карата РФ КоАПның 5.27 нче маддәсе 1 өлешендә каралган (хезмәтне саклау буенча закон бозу) адмхокук бозу турында эш кузгату турында карар чыгарылып, ул ТРның хезмәтне саклау дәүләт инспекциясенә җибәрелгән иде. Хәзерге вакытта әлеге эш каралды, җаваплы зат адмҗаваплылыкка тартылды, дип хәбәр итә район прокурорының өлкән ярдәмчесе Тимур Габдуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X