Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Янгын электрдан еш чыга

Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Альберт Тимерханов белдерүенчә, агымдагы елның ике аенда Минзәлә районында 7 янгын килеп чыккан. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 40% процентка артык. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 1 кеше җәрәхәтләрнән, имгәнгән. Торак секторда ут чыгуның сәбәпләре төрле: ут белән саксыз эш...

Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге буенча бүлек начальнигы Альберт Тимерханов белдерүенчә, агымдагы елның ике аенда Минзәлә районында 7 янгын килеп чыккан. Бу, 2014 ел белән чагыштырганда, 40% процентка артык. Аларда 2 кешенең гомере өзелгән, 1 кеше җәрәхәтләрнән, имгәнгән.

Торак секторда ут чыгуның сәбәпләре төрле: ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә - 1, электр җайланмаларыннан файдаланган очракта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында - 3 очрак, мич җайланмаларын файдаланганда тиешле кагыйдәләрне үтәмәү нәтиҗәсендә шулай ук 3 янгын килеп чыккан. "Электр җайланмаларыннан файдаланган очракта аерым сак булыгыз. Соңгы вакытта электрдан янгын чыгу очраклары ешайды. Мәсәлән, күрше Актаныш районында янгын телефонны төнгелеккә зарядка алу өчен электр розеткасына тыгып калдыру аркасында килеп чыккан. Шуны әйтеп узасы килә, бу бердәнбер очрак түгел", - дип сөйләде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X