Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Янгынга каршы махсус режим чорында рейдлар оештырылачак

Язгы-җәйге чорда янгын куркынычсызлыгы торышы арту уңаеннан Татарстан Республикасы территориясендә 26 апрельдән алып 16 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетының карары бар.

(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Бу чорда учаклар ягу, каты көнкүреш калдыклары, коры үлән һәм чүпләрне яндыру, ачык учакта ризыклар пешерү, урман янгыны китереп чыгару ихтималы булган урман участокларына якын бакчаларда, балаларны сәламәтләндерү лагерьларында, икътисади объектларда, сәламәтләндерү оешмалары территорияләрендә, урман-парк зоналарында пиротехник эшләнмәләр куллану тыела.

Илнар Әхмәтгалиев, Минзәлә урманчылыгы җитәкчесе:

–Шушы чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозучыларны зур күләмдә штрафлар көтә. Махсус режим вакытында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре тарафыннан махсус рейдлар үткәрелә.

Татарстан коткаручылары май бәйрәмнәрен иң куркыныч чор дип атый. 30 апрельдән 11 майга кадәр янгын куркынычсызлыгын саклау буенча урманнарга һәм халык күпләп ял итә торган урыннарга патрульлек оештырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев