Реклама
Бу көннәрдә Актанышта республикабызның дүрт районыннан җыелган яшь шахматчылар арасында традициягә әверелгән иптәшләрчә очрашу үтте.
Барлыгы биш команда катнашты: Актаныштан ике команда, Мөслим, Сарман һәм Минзәлә командалары. Үз төркемендә Михаил Токарев 1нче урын яулады, Анастасия Павлова 3нче урынга лаек булды. Яшь шахматчылар өчен һәр уйналган партия җитди психологик сынауга әйләнде. Андый очракларда түземлекне, чыдамлыкны һәм ныклыкны күрсәтә белергә кирәк. Безнең шахматчылар шундый сынау-ларны үтеп өченче урынга лаек булдылар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз