Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

“Әйдәгез дус яшик”

Бездә эшенә карата түбән хезмәт хакы түләнгән өч әһәмиятле һөнәр бар. Ул – кешеләргә хезмәт күрсәтүче, шул ук вакытта кадерсез – укытучы, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре. Эшләү өчен бу һөнәрләр өчен аерым белем кирәк.

(Фәнил Гарипов, Минзәлә шәһәре) “Минзәлә” гәҗитенең 13 ноябрь санында “Фазыл Маулин беренче булып язылачак” дип аталган язма бар. Ике почта таратучы район гәҗитенә язылмаган өчен нигәдер укытучыларны “үтүклиләр”. Авыл укытучыларыннан 60-70 сумга артык хезмәт хакы алалар иде, ә хәзер без укытучыларга карата 5-6 мәртәбә ким алабыз. Элек газета ешрак чыкканда, хат язучылар күп булганда һәм авылның барлык кешеләре дә район, республика, Россия газета-журналларына язылганда шул ук укытучылар өч-биш мәгълүмәти басма алганда бәлки 60-70 сумга күбрәк хезмәт хакы алу дөрес тә булгандыр.

Ә хәзер  нәрсә?! Район гәҗите атнага бер генә чыга, анысын да авылда алучылар бик аз, почтальон яздырырга тиештер бит. Республика, Россия газета-журналларын бөтенләй дә алмыйлардыр, пенсия алучылар кимеде, хатлар бетте диярлек, посылка юк, кәнфит, чәйләрне кибеттән алалар. Страховой агентларына гына карагыз, план тутыру өчен күпме физик һәм рухи яктан көч түгәләр.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Кеше мәгълүматны көне сәгате белән интернет һәм башка җирдәге кеше белән аралашып ала, туган көн белән котлау кәрәзле телефон аша үтәлә. Кеше шуңа район гәҗитенә язылуны кирәк тапмый, шулай булгач почтальонның нинди генә җәлеп итү юлларын табып эшле итү кирәк. Мин яшәгән йортта 22 фатир, шуның икесе генә газета ала.Ә укытучыга тел тигерергә кирәк түгел. Укытучы булу өчен югары белем, һичьюгы урта һөнәри белем кирәк. Сыйныфында ун бала бар икән, унысы ун гаиләдән, ун төрле тәрбия, мәгънә алган. Менә шуларны укытып карасын иде. Кемне генә булса да, шул укытучы хәреф танырга һәм язарга өйрәтә, белем бирә. Минем почтальон хезмәтенкимсетәсем килми, һәр һөнәр дә механизм шөребе кебек үз урынында. Бер тинтәк бала начар укый, тәртип боза- укытучы гаепле. Имеш баланы мәктәп тәрбияләргә тиеш, ә ата-ана гаепле түгел балага тәрбия бирә алмавында . Икеле ташый башласа ата-анасы тавыш куптара, ә өйдә бала белән дәрес әзерләшергә түземлеге дә юк, вакытын да тапмый. Әйтәләр бит “оясында ни күрсә, очканында шуны күрә” – дип.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев