Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Өзелде өметләрем

Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән, бу хәсрәттән дә зуррагы юк, Ана кызын югалту фаҗигасеннән арына алмыйча бер хәсрәтләнсә, дөреслекне таба алмый янә бер кат өзгәләнә. "Утлы тәмугьның кайнарлыгын тоям кебек, тормышым икегә бүленде: беренчесе - бәхетле, күңелле мәшәкатьләр, оныклар өчен сөенү белән тулы шат чаклар булса, хәзер исә тәүлек әйләнәсе...

Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән, бу хәсрәттән дә зуррагы юк, Ана кызын югалту фаҗигасеннән арына алмыйча бер хәсрәтләнсә, дөреслекне таба алмый янә бер кат өзгәләнә.
"Утлы тәмугьның кайнарлыгын тоям кебек, тормышым икегә бүленде: беренчесе - бәхетле, күңелле мәшәкатьләр, оныклар өчен сөенү белән тулы шат чаклар булса, хәзер исә тәүлек әйләнәсе югалткан баламны юксынам, хатирәләрне яңартам, оныкларым өчен борчылам, ди Ана. - Баламның төсе һәр җирдә, аның башкарган эшләре күз алдымда. Бигрәкләр дә тырыш иде шул кызым, барысын да булдырыйм дип алны-ялны белми эшләде. Соңгы елларда ураза тота иде. Әле бу юлы да, авырлы булуына карамастан, берничә көн уразада булды. "Догаларны бик белмәсәм дә, гаиләбезгә, әнием, сиңа саулык-сәламәтлек, иминлек телим ди торган иде", - дип, күңел яраларын кузгатты Ана.
Ятим балаларның күңеле яралы, китек. Мөлдерәмә тулы күңелләре ялгыш әйтелгән сүздән, кызганып юлланган җылы мөнәсәбәттән дә түгелергә тора. "Әбием, рөхсәт итсәң, сина "әни" дип дәшим әле", - ди кечкенә оныгы әбисенә. Ничек каршы килсен, йөрәген бирергә әзер ул алар өчен. "Җитмәсә, үзләренә авыр булуга карамастан, елаган чакларымда үзләре үк мине: "Әби, җитте, елама, дип юаталар", - ди Венера апа.
Башка беркайчан да кайтмаячагын белсәләр дә, өметләрен өзмиләр сабыйлар. Телефоннарында әниләре фотосы, соңгы сурәте. Бер төндә өлкән улы Рунарны уятып, мәрхүмә үзен фотога төшерүен сораган булган...
Баласын югалткан кешедән дә авыр кайгылы кеше юк. Бала кайгысын кичергән кеше генә бер-берсен анлый, башка кеше анлый алмый аны.
Бүген бу гаилә язмышы белән һәркем кызыксына, булдыра алганча ярдәм итәргә тырыша...
Сүз уңаеннан. Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адель Вафинньң ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта белдерүенчә, Минзәлә бала тудыру бүлегендә ана бала тудыруга әзерлек барышында үлгән. "Координация советы нәтиҗәләре буенча "идарә итеп булмый торган акушерлык катлаулануы" килеп туган дигән нәтиҗә ясалды, - дип аңлатма бирде Вафин. - Бу вәзгыять табибларның гамәлләренә бәйле рәвештә түгел, ә өзлегү шартларында барлыкка килгән. Бу очракта үлү мөмкинлеге 90 проценттан артык булган".
Баш табибка килгәндә, аңа катгый кисәтү ясалган, бүлек мөдире вазифаларыннан азат ителгән, берничә табиб әйдәп баручы үзәкләргә чираттан тыш аттестация, стажировка узарга җибәрелгән. Министрның искәртүенчә, бу идарә итү чарасы персонал алга таба мондый катлаулыкларга әзер булсын өчен эшләнә.
"Кызганычка каршы, персоналның килеп туган вәзгыятьне чишү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә булган. Алар баланың гомерен коткарырга теләгәннәр, әмма ул инде үле булган", - дип бәян итте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев