Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар йомгагы

Үзешчән театр коллективларының район фестивале үткәрелә

Россиядә 2019 ел – Театр елы. Шушы уңайдан үзешчән театр коллективларының район фестивале үткәрелә.

Аның максаты әхлакый мәдәниятне һәм Татарстан халыкларының мирасына сакчыл карашны формалаштыру, хәзерге буынны әдәби мирасыбызны өйрәнүгә җәлеп итү, театр сәнгатенә игътибар юнәлтү, балалар һәм яшьләрдә, эшче-хезмәткәрләрдә әхлак тәрбияләү, сәләтле шәхесләрне ачыклау һәм аларны үстерүгә булышу.

Фестивальне оештыручылар– район башкарма комитеты, драмтеатр, мәдәният һәм мәгариф бүлекләре.

Фестивальдә мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп балалар театр коллективлары, уку йортлары, оешма һәм учреждениеләр коллективлары, шулай ук авыл үзешчән театр коллективлары катнаша ала. Спектакльләрне ике дәүләт телендә – татар һәм рус телләрендә куярга мөмкин. Иҗат коллективларының чыгышлары түбәндәге критерийлар буенча бәяләнә: драматургия материалы, режиссерлык осталыгы; сәхнә теле һәм хәрәкәте, сценография, актерлык уены. Чыгышларга регламент: балалар коллективларына 30-50 минут, өлкәннәргә –1,5 сәгатькә кадәр.

Фестиваль өч турда үткәрелә: I тур –урыннарда (февраль-апрель);

II тур–сентябрь-октябрь айларында;

III тур –ноябрьдә (2-3 нче турда коллективлар чыгышы театр сәхнәсендә бәяләнә).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X