Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшьләр сәхифәсе

Урыс мәктәбе «Ворошиловский стрелок» ярышын кабул итте

Катнашучылар өч дисциплина буенча ярыштылар

Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»

Минзәлә районында «Ворошиловский стрелок» Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр фестиваленең муниципаль этабы узды. Район тарихында беренче тапкыр үткәрелүче ярыш Р. Закиров исемендәге Урыс төп гомумбелем бирү мәктәбендә узды. Хуҗалардан тыш, ярышларда Минзәлә шәһәренең 1 нче, 2 нче урта мәктәпләре, гимназия, Тауасты Байлар, Аю, Татар Мөшегесе, Хуҗәмәт командалары катнашты.

— Катнашучылар атыш, граната ату, иҗади номер күрсәтү буенча дисциплиналарда ярыштылар. Команда нәтиҗәләренә килгәндә, 1 урында — Тауасты Байлар, 2 дә — Аю, 3 урында — 1 нче урта мәктәп. Дисциплиналарга килгәндә, ату буенча кызлар арасында да, малайлар арасында да 1 урында Тауасты Байлар командасы. Граната атуда малайлар арасында Татар Мөшегесе, кызлар арасында — 1 нче мәктәп. Иҗади конкурста 1 урында Аю мәктәбе, — дип хәбәр итте Балалар иҗат йортының өстәмә белем бирү буенча директор урынбасары Ренат Талипов.

— Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирүгә юнәлтелгән әлеге ярышларның нәкъ безнең җирлек мәктәбендә үтүенә бик шатбыз, — дип билгеләп үтте Урыс авыл җирлеге башлыгы Ильмира Аксюкова.

Фотолар Минзәлә шәһәре Балалар иҗат йорты архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев