Кадрәктә авылның 350 еллыгына багышлап "Кадрәк дусларын җыя" дигән бәйрәм үткәрелде
Дилфас Галиев фотолары
"Татнефть" Хәйрия фонды грантын откан "Кадрәк моңнары" җыр фестивале проекты кысаларында үткәрелгән әлеге чарага Татарстан һәм Башкортостанның төрде районнарыннан килгән фольклор коллективлар татар, керәшен, удмурт традицияләре белән таныштырдылар. Шулай ук әлеге чарада Кадрәк авылының күренекле кешеләрен хөрмәтләделәр, төрле кызыклы спорт уеннары да оештырганнар иде. "Татар нәселле" атлар да бәйрәм кунакларында зур кызыксыну уятты.
Нет комментариев