Кесәмдәге телефоным
(Шаян шигырь)
Кесәмдәге телефоным,
Чыбыгы аның һава.
Алло җаным., син кайда дип,
Шалтыратты ул бая.
Кич җиттеме хәбәр килэ,
Тәмле йокы, тәмле төш.
Бер көнне дә кичекмичә,
Шалтырата иртә-кич.
Шул кадәрле күнеккәнмен,
Көтәм сәгатькә карап.
Әгәр бүген шалтыратмаса,
Йоклый алмам, эш харап.
Менә шундый минем иркәм,
Телефоннан сөйдерә.
Ничек яратканын...