18 февраль 2014 яңалыклары
-
Татьяна Кудряшованың уңышлары
Район савымчылары арасында бер сыердан сөт савып алу буенча "Мензелинские зори" агрофирмасының Калморза хуҗалыгыннан Татьяна Кудряшова алда бара. Ул гыйнвар аенда үз группасындагы һәр сыердан 470 кило сөт савып алды һәм тулай савымны 16437 килога җиткерде.
-
Минзәлә киләчәктә дә укыту үзәге булып калачак
Бүген, 18 февральдә, ТР Премьер министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Минзәлә муниципаль районына эшлекле визит белән килде. Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумының укыту бинасында һәм тулай торагында узган ел башланган капиталь ремонт эшләре тәмамлану алдында. Республика бюджетыннан мондагы капремонтка 80 млн сум акча бүлеп бирелгән. Энгель Фәттахов...
-
Татарларны җыеп торучы учак
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллиятендә ТР һәм РФ урта махсус белем бирүче уку йортлары студентлары өчен "Якташым - милләт күркем" темасына Бөтенроссия семинары узды. Көллиятнең директоры Миңнегөл Мифтахова семинарны ачып җибәреп, 55 уку йортыннан килгән студентларга һәм аларның остазларына уңышлар теләде. Семинар "Якташ әдипләр", "Якташ сәхнә йолдызлары", "Якташ рәссамнар"...
-
Минзәләлеләр, Изгелек кәрҗине хәйрия марафонына кушылыйк
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Изгелек кәрҗине дигән хәйрия марафоны игълан итә. Кайчандыр халык бер-берсенә ярдәмчел булган. Бу шулай булырга тиеш итеп кабул ителгән. Ул вакытлардан соң бик күп нәрсәләр үзгәрде. Без үз кагыйдәләрен тәкъдим иткән чорда яшибез. Иртән тиз-тиз эшкә йөгерәбез, кич эштән кайтабыз, ял көннәрендә кибеткә, базарга...