19 февраль 2014 яңалыклары
-
Снегоходың тәртиптәме?
Минзәләлеләрнең күбесе җир өсте ак карга күмелүгә снегоходларда йөрүне түземсезлек белән көтәләр, чөнки снегоходларда йөрү зур канәгатьлек китерә. Әмма Гостехнадзор органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр шуны күрсәтә, снегоходларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен сакламаучылар бар. Әлеге техника хуҗалары аны тиешле срокларда теркәмиләр, техник күзәтү үткәрелми, аны йөртү өчен категорияләре дә булмый, булган очракта үзләре...
-
Сорауларыгыз булса
ТР Гостехнадзор Идарәсе начальнигы урынбасары Мөнир Афраемович Халиков 24 февральдә Минзәлә гражданнарын кабул итү оештыра. Кабул итү Ленин урамы, 80 нче йорт адресы буенча 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр була. Алдан язылу өчен тел.: 3-27-92, 8-9274048921.
-
Кадрәк – инициативалы, эшчән һәм ярдәмчелләр авылы
Минзәлә районындагы җирлекләрдә дәвам итүче авыл җыеннарының чираттагысы Кадрәк авыл җирлегендә узды. Узган ел Кадрәк белән Наратлы Кичү авыллары арасында асфальт юл салыну Кадрәк авыл халкы өчен иң шатлыклы вакыйга булган. Кадрәк авыл җирлеге башлыгы Хәлил Нәбиуллин үз чыгышын шуннан башлап җибәрде. Дөрестән дә, бу чыгышны тыңлаганнан соң позитив яңалыкларның...