Минзәлә шәһәре җитәкчелеге ландшафт дизайнына үзгәрешләр кертергә җыена
Шәһәр җитәкчелеге киләсе елда ландшафт дизайнына үзгәрешләр кертергә - урамнарны, бина яннарын чәчәкләр белән бизәгәндә аларны вертикаль вазоннарга утырту алымын киң кулланырга планлаштыра. Моның максаты - шәһәрне вертикаль яшелләндерүгә ирешү.
Бу уңайдан вазоннарның төрле формаларын кулланырга тәкъдим ителә. Әйтик, фонтан, пирамида рәвешендәгеләрен. Үз шәһәребезне матурлау өчен бу яңалыкка оешмалар, учреждениеләр...