Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы – көрәш буенча “Юбилейный” спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелегендә җиңүче
1996-2000 елгы яшүсмерләр арасында көрәш буенча "Юбилейный" спорт мәктәбенең ачык шәхси команда беренчелеге авыл хуҗалыгы техникумы спорт залында үтте. Анда уку йортлары һәм мәктәпләрдәге көрәш секцияләрендә шөгыльләнүчеләр арасыннан сайлап алынган 50гә якын көрәшче катнашты. Алар 45 кг га кадәрге үлчәүдән алып 80 кг га һәм аннан да югарырак үлчәүдә, барлыгы...