"Заиковский" хуҗалыгы киләсе елда көнлек тулай савымны 12 тоннага җиткермәкче
Район семинар-киңәшмәсендә катнашучылар "Заиковский" ҖЧҖ хуҗалыгының терлекчелек фермаларын камилләшкән технологияләр белән үзгәртеп кору һәм хезмәтне яңача оештыру тәҗрибәсе белән таныштылар.
Башта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Юрий Исламов район хуҗалыкларында сөт җитештерү буенча анализ ясады. Бүгенге көндә район хуҗалыклары узган елның шул чоры белән чагыштырганда 7,5 тонна сөтне...