Минзәләлеләрнең иҗат җимешләре
Фәнилә ИБРАҺИМОВА,
Тауасты Байлар
Әнкәй сүзләренең кадере
Әнкәй әйткән алтынга тиң сүзләр
Торып-торып искә төшәләр.
Гаилә корып,үзең әни булгач,
Зур тормышта озата баралар.
Балачакта кызык кебек тоела
Алар әйткән сүзләр,өйрәтү.
Син белгәнне әйтәләр күк тоела,
Төзәтүләр, күпме кисәтү.
"Кеше кесәсенә керә күрмә,
Өлкәннәргә әйтмә авыр сүз,
Булганыңны кеше белән бүлеш,"-...