Кайбычлылардан үрнәк алып
Район хакимиятенең утырышлар залында үткәрелгән дүшәмбе киңәшмәсендә агропромышленность комплексы хезмәткәрләре алдына куелган бурычлар турында сөйләгәндә Минзәлә муниципаль район башлыгы Айдар Салахов кайбычлылардан үрнәк алып эшләргә кирәк, диде.
Эш шунда, шушы көннәрдә Минзәлә районыннан бер төркем делегация Кайбыч районына тәҗрибә уртаклашырга барып кайтты. Биредә бүгенге көндә бер сыердан көнлек савым 17...