Минзәлә табиблары уникаль операция ясадылар
Минзәлә район үзәк хастаханәсенең стационар бүлегендә беренче тапкыр зур күләмле кистаны алу буенча лапароскопик гинекологик операция ясалды.
Пациент N. эченең аскы өлеше авыртуга зарланып район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итә. Тикшерү уздырылганнан соң, баш табиб Илдар Мансуров җитәкчелегендә консилиум җыйнала һәм тиз арада лапароскопик дәвалау уздырырга кирәклеге турында карар кабул ителә....