Мал асрасаң, Воровский исемендәге авыл җирлегендә яшәүчеләр кебек асра
Минзәлә районының Воровский исемендәге авыл җирлегендә пенсия яшендә булсалар да, үз ихаталарында мал күп асраучы, маллар санын арттыра баручы, хезмәтләре һәм тормышлары белән үрнәк булган гаиләләр аз түгел.
Авыл җыенында шундый гаиләләрнең исемнәре аталды. Әйтик, Рифкать һәм Альфира Нуриевлар шундыйлардан. Бу гаилә җир эшкәртә, кибет тота, 6 баш мөгезле эре...