Иң беренче сүзем
Әниемнең җылы кулын тоеп,
Уянамын һәрбер иртәдә.
Шуңа курә ышанычым бик зур,
Бүген, киләчәккә-иртәгә.
Иң беренче сүзем "әни" минем,
Икенчесе - "минем әтием".
Ишетәмен һәр көн алардан:
"Кызым минем, нәни тәтием".
Изге җанлы, саф күңелле итеп,
Икесен дә Ходай яраткан.
Шуңа алар күз карашы белән,
Җир йөзенә сөю тараткан.