Педагогия көллиятендә өлкәннәрне зурладылар
Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятендә Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм кичәсе үткәрелде. Өлкәннәрне педагогия көллияте директоры Камил Нәҗмиев бәйрәм белән тәбрикләде.
-Сезне Халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән котлыйм. Иң җылы, ихлас теләкләремне җиткерәмен. Хөрмәтле ветераннар, көллияттә сез эшләгән эшләрне дәвам иттерәбез, сезнең белән элемтәдә торабыз, аралашып яшибез. Көллиятнең...