Виноградов Иван - Көзге турында
Иван калага бара,
Бүләкләр сатып ала:
Бер яртыны атасына,
Такта чәйне анасына
Ефәк яулык, иннек кершән,
Тәмле-тәмле прәннекләр,
Алмалар, грушалар,
Боларның барчасын да
Хатыны Наташасына.
Үзенә бер көзге ала,
Бу чагында әле яңа
Чыккан ди көзге дөньяга.
Безнең егет шул көзгедән
Үзен күреп хәйран кала,
Яшергән җиреннән алып,
Башны бераз...