Хуҗәмәттә бәйрәм алды ярминкәсе
Бәйрәм сәгать 10да мәчет буендагы мәйданда башланып китте. Көн матур, аяз булгангамы, әллә күптән көтеп алган ярминкә уздырылгангамы монда авыл халкы да, сатучылар да шактый җыелган иде.
Ике яктан рәтләп тезелгән сату нокталарында сөт, сөт ризыклары, каз, үрдәк, йорт куяны түшкәләре, тозланган яшелчәләр, тәмле камыр ризыклары, хәтта дару үләннәре, балан,...