Балам-багалмам
Күкрәк сөтен ашатып
Үстергәндә баланы,
Үзе белә, нинди хисләр
Кичергәнен ананың.
Сабыен сөеп үстергән
Иң бәхетле ана ул.
Ана өчен иң кадерле
Җан иясе - бала ул!
Балам-багалмам, дип көйли
Ана баласын сөеп.
Үсте-үсте, ди әтисе
Баласын күккә чөеп.
Әти - әни үз сабыен
Үстерсеннәр яратып.
Үзләреннән өзелеп төшкән
Бала...