Югалту
Мәшһүр җырчы - сандугачыбыз Әлфия апа Авзалованың якты истәлегенә багышлана.
Бүген нидән күңел моңсулана,
Әллә бер якынын югалткан.
Арабыздан бер сандугач киткән,
Әлфиясез бүген таң аткан.
Зәңгәр күктән карап елый болыт
Безнең кайгыбызга кушылып.
Сыктау катыш югалту ачысы
Чыга йөрәкләрдән ургылып.
Әлфия апа, җырың белән үстек,
Отып алдык бер тыңлаудан....