Энекәш кирәк миңа!!!
Парлап яшиләр кешеләр,
Әбинең бар бабасы.
Миңа да шул энекәшне
Инде каян табасы?
Әти белән әнидән дә
Сорап караган булдым.
"Кәбестәдән эзлә",- дигәч,
Эзли-эзли эт булдым.
Акча җыярга куштылар,
Минем копилкам тулды.
Шул акчаны җыя-җыя
Миңа 7 яшь тулды.
Алар миңа бер энекәш
Һич уйламый алырга.
Туры килер микән миңа...