Су астында калдың, болынкаем
Су астында калдың, болынкаем,
Истә калдың моңлы җыр булып.
Язлар саен аккошларың кайта
Тонык "Якты күл"ен сагынып.
Су астында калган болынкаем
Шау-чәчәге белән хәтердә.
Кара бөрлегәне, чияң, җир җиләге
Татлы тәмен тоям хәзер дә.
Су астында калдың, болынкаем,
Былбылларың сине онытырмы?
"Җамбай" күлләреңдә ак төнбоек
Төшкә кереп чәчәк атармы?
Су...