Шоколад
Шоколад көненә багышлап шаян шигырь
Көн саен кичен килә ул
Кара шоколад тотып.
Кара шоколадның тәмен
Һич тә булмый онытып.
Кушымта:
Күзләр кара була икән
Шоколад күп ашасаң.
Шоколад биргән егетне
Гөнаһ булыр ташласаң.
Дәшми генә елмая да
Бүләк итә шоколад.
Башкаларга күз дә салма,
Ярат, син мине ярат.
Кушымта....