Үпкәләмә, әнием!!!
Кайт әле, син, туган нигезләргә
Көтәр кешеләрең булганда.
Сагнуыңны көйгә салып җырла,
Күңелләрең кинәт тулганда
Кушымта:
Еш кайталмыйм синең яңнарыңа -
Үпкәләмә, әнием, гафу ит.
Бүген кайталмадым, иртәгәсен
Юлга чыгам, әнием, мине көт!
Тәрәзәдән күзен алмый гына,
Әнием көтә мине сагынып
Кочаклыйсым килә, сабый сыман,
Иңнәреңә синең салынып.
Кушымта:
Еш...