Җир кишәрлеге ничек бирелә?
Торгиларда күбрәк бәя тәкъдим иткән кеше яки юридик зат җиңүче була. Чынбарлыкта
исә торги нәтиҗәләре буенча район бюджетына күбрәк акча керергә
тиеш һәм шуңа бәйле рәвештә районның дәүләт программаларын яки социаль
йөкләмәләрне тормышка ашыру өчен күбрәк мөмкинлекләре булыр иде.
Әмма безнең районда гражданнар, юридик затлар яки бизнеска акча кертергә
әзер потенциаль инвес-торлар республиканың башка районнарыннан һәм
төбәкләрдән килгән затлар белән очрашалар, аннан соң төрле сәбәпләр белән
аукционда катнашмыйлар. Читтән килүчеләрнең монда яшәргә яки безнең районда
бизнес алып барырга теләкләре юк, алар җир кишәрлеген аукционсыз,
торгисыз отып, фәкать үзләренең кесәләрен баетуны гына максат итеп куялар